Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2020, 17:15

«Мин татарча сөйләшәм!» - онлайн режимда!

26 апрельдә. Сәгать ничәдә?

26 апрельдә. Сәгать ничәдә?
2002 елдан бирле Казанның Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уздырыла килә. Быел ул чара онлайн үтәчәк. Бу барыбызга да аңлашыла ки, чөнки бөтен илебездә коронавируска каршы көрәш дәвам итә.
Онлайн концерт 26 апрельдә 14:00 сәгатьтә башлана.
Чарада Татарстан музыкантлары: Taraf, KMBLGN, Бәллүр, Азат Гыймадиев, Tatarboy, Abadeli, Артур Исламов, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Лилия Хәйруллина һәм башклар катнаша.

Музыкаль өлештән тыш, ике теллелекне сакламаучы оешмаларга антипермия тапшырылачак.

Башка илләрдә яшәүче татарлар белән аралашу уздырылачак.
Милли проектларны үстерүгә өлеш кертүче фидакярьләргә премияләр биреләчәк
Читайте нас: