Hh.ru тикшеренү хезмәте Русиянең төрле төбәкләре, шул исәптән Башкортстан кешеләре белән әңгәмә корган һәм өйдән эшләү чорында туклану режимы үзгәргәнме-юкмы икәнен ачыклаган. Сораштыру барышында ачыкланганча, респондентларның 63 проценты өйдән торып эшләгәндә башкача туклана башлаган.
Респондентларның күбесе өйдә эшләгәндә үз ризыкларын пешерәләр икән. Андыйлар 94% тәшкил итә. Тикшеренүләрдә катнашучыларның 7 проценты кафе яки рестораннардан әзер ашка заказ бирәләр, 12 проценты супермаркетларда әзер ризык сатып алуны өстен күрәләр. Шул ук вакытта, сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек, аларның туклануы дөрес, 42% - өлешчә дөрес һәм 7% гына өйдән эшләгәндә дөрес туклануны үтәмәгәннәрен әйткәннәр.