Башкортстанда машиналарда урамнар буйлап пычрак таратучы водительләр һәм предприятиеләр өчен штрафлар кертеләчәк. Тиешле закон проекты республика парламенты тарафыннан якындагы пленар утырышта каралачак.
Дәүләт җыелышы спикеры Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, “йөк машиналары еш кына юылмаган тәгәрмәчләре белән җир эшләре барган урыннардан чыга”. Юлларда пычрак тарату мисалы итеп ул шулай ук ягулык агызуны, машинаны билгеләнмәгән урыннарда юуны, шулай ук йөк машиналарында тент булмау сәбәпле ком, яки башка йөк коелып калуны китерде.
"Болар барысы да безнең торак пунктларның эстетик торышына гына түгел, санитар, экологик торышына да зыян китерә», – дип өстәде Толкачев.
Урамнарны пычраткан өчен физик затларга 500-1000, вазифа биләгән затларга 4000-7000, юридик затларга 20000-25000 сум күләмдә штрафлар салыначак.