“Таҗлы вирусны хәмер үтерә!”- диючеләр хаклымы?
Спиртлы эчемлекләр бу вирустан коткара аламы?
Коронавирус афәте тормышыбызга килеп керүгә, кайбер кешеләр үз дәвалану кагыйдәсен табып “дәвалана” башлады – алар аракы һәм спиртлы эчемлекләргә таянырга хәл итте. Үзизоляция игълан ителүгә урамда аягында көчкә басып торган исерекләр очраштыра башлады. Өеңдә утыр, дип эшеннән азат ителгән кайберәүләр аны ял дип кабул итте. Җәелеп китеп “гуляйть” итеп алмакчы булдылар. Үзизоляциянең беренче көннәрендә үк хәмер һәм шашлык белән сәүдә итү 40 % артып китте, дип белдерделәр....
Исерек хәлдә парлашып йөргән ирләр һәм хатыннарның бер кагыйдәгә дә буйсынмавы күңелне бик кырды. Шөкер, хәмер сатуны чикләү һәм үзизоляция режимын бозган өчен тыюлар кертү үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Гомумән, бездә аерым бер кешеләрне законны ишетергә өйрәтергә, ягъни “тәртәгә кертү” өчен һәрвакыт җәзасын уйлап табарга кирәк. Ә менә чит илләр бу яклап мактана ала – анда халык, гомумән, тәрбияле, диләр.
Әйтәсе сүзебез хәмер турында, аны кулланып, коронавирустан котылырга уйлаучылар турында иде. Безнең табиблар бу алымның төптән ялгыш ысул икәнлеген белдерде. Инде үзебезнекеләргә ышанмаучылар булса, андыйлар өчен Нью-Йорк дәваханәсе белгече Марлен Капланның РИА Новостига белдергәннәрен җиткерәбез.
Белгеч әйтүенчә, инфекция белән зарарланган организмга аракы фәкать зыян гына китерә. Ул бавырга өстәмә авырлык сала. “Спирт сезнең үпкәләрне дезинфекцияләми. COVID-19, башка авырулар кебек үк, бөтен организмга авырлык сала”, – ди Каплан.
Үзебезнең белгечләр, атап әйткәндә, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерүенчә, COVID-19 хәмер белән дәваламыйлар. Тормыш сабаклары мондый пациентлар дәваханәгә мөрәҗәгать иткәндә, шактый соң булуын күрсәтә.
Тәмәке тарту вирустан коткара, дигәне дә тирән хата. Никотин атны үтерә, әмма вируска баш була алмый.
Ходай безне яратып гомер бүләк иткән икән, аны Ходай кушканча яшәргә тиешбездер. Дөрес яшәү шулкадәр авырмы соң әллә, дип сорыйсы килә кайбер кешеләрдән?