РФ Конституциясенә рус теле статусы һәм Русия халыкларының туган телләрен өйрәнү хокукы турында төзәтмә халыкларның милли телләрен өйрәнү, сөйләшү, үстерү хокукларын ныгыта.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, медицина фәннәре кандидаты, БРның атказанган табибы Римма Үтәшева:
"Телләрне саклау һәм үстерү мәҗбүри. Рус теле — дәүләт теле икәнлеген онытырыга тиеш түгелбез, әмма, шул ук вакытта барлык туган телләр бер үк дәрәҗәдә сакланырга, өйрәнелергә тиеш. Минем өчен бу бик мөһим. Минем күпләрнеке кебек туган телем икәү — рус һәм татар теле. Башкортстанда без башкорт һәм рус телләрен өйрәнәбез. Туган телне саклау бик мөһим!
Конституциягә Президент тарафыннан кертелгән төзәтмә Русиядә яшәүче халыкларның рус теле белән беррәттән туган телен дә дәүләт теле дип игълан итү хокукын ныгыта. Русиядә 193 милләт вәкиле яши, һәм бу төзәтмә туган телне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлек бирә”, — ди Римма Әмир кызы.
Конституциягә әлеге төзәтмә телләрне, шул исәптән рус телен дә саклауга ярдәм итәчәк, дип саный “Башкортстан руслары соборы” оешмасы идарәчесе Виктор Афанасьев.
«Тел турындагы мәсьәлә безнең мәдәниятебезне саклау, безнең иҗади мирасыбызны саклау өчен бик мөһим, бик актуаль булып тора», — ди ул.
Төзәтмә нигезендә Русия составына керүче республика дәүләт телләрен билгеләргә һәм аларны дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, республикаларның дәүләт учреждениеләрендә рус теле белән беррәттән кулланырга хокуклы.
РФ Президенты Владимир Путин Конституциядә Русия Федерациясе “барлык халыкларына туган телне саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли" дигән нигезләмәне беркетергә тәкъдим итте.