2020 елның 13 апреленнән дүрт электричка хәрәкәтенә чикләүләр кертелде. Бу турыда Башкортстан шәһәр яны пассажир компаниясе хәбәр итә.
Түбәндәге электр поездлары хәрәкәте чикләнде:
6903 Белорет (китү. 05.26) - Инҗәр (килә 07.16),
6917 Инҗәр (китү 06.10) – Зөяк (килә 06.55),
6814 Карламан (китү 20.27) - Стәрлетамак (килү 22.34),
6908 Инҗәр (китү 21.01) - Белорет (килү 22.49).
“Эпидемиологик вәзгыятьнең яхшыруы һәм шәһәр яны пассажирлар йөртүгә ихтыяҗның артуы белән маршрут челтәре тулысынча тергезеләчәк. Кирәк булса, пассажирлар хезмәтләндерүне, хәтта арттырачакбыз”, - диләр шәһәр яны пассажир компаниясендә.