Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2020, 15:21

Электр транспорты маршрутлары кыскартыла

13 апрельдән Уфада трамвайлар һәм троллейбуслар иртән һәм кичләрен генә йөриячәк.

Уфада 13 апрельдә электр транспорты расписаниесе үзгәрде. Сәбәбе - үзизоляция режимы аркасында пассажирлар агымы сизелерлек кимү. Шулай итеп, бүгеннән 1, 10 трамвай маршрутларында һәм 4, 15 һәм 18 нче троллейбус маршрутларында хәрәкәт тулысынча туктатыла.
"Пассажирларны хезмәтләндерү 5, 8, 16, 18 санлы трамвай һәм 9,10.13,16, 21, 22 санлы троллейбус маршрутлары иртәнге 6 дан 9 га кадәр һәм 16 дан 19 сәгатькә кадәр башкарылачак. Ял көннәрендә трамвай һәм троллейбуслар хәрәкәт итми", - дип хәбәр итә Уфа электр транспорты идарәсе.
Читайте нас: