Кемнәр хәйриячелек белән шөгыльләнә ала?
13 апрель - Русиядә меценатлар һәм хәйриячеләр көне.
Тормышта сез бер тапкыр булса да, җавапка берни өмет итми, ярдәм кулы сузучы кешеләр белән очрашканыгыз бардыр. Бу төрле формада ярдәм итү. Карантин көннәрендә мондый мисаллар ешрак күзгә чалына. Әмма бөтен хәлле кешеләр дә хәйриячелеккә барырга әзер дигән сүз түгел. Меценат – ул үзендә булганы белән уртаклаша, бүлешә белүче, хәйриячелек кылучы, ярдәмчел кеше. Һәм календарьдә аларның үз бәйрәм көннәре дә бар.
Форстаттан файдаланып, кешеләргә ярдәм кулы сузарга, булганы белән уртаклашырга, өлеш чыгарырга күңелләре җиткән бу изге затларны котлыйбыз. Юмарт җанлы ханым вә әфәнделәр, белегез, бу адымыгыз белән сез һәр очракта кешеләргә шатлык, сөенеч бүләк итәсез. Күпме мохтаҗларны, өлкәннәрне, сабыйларны, ятим яки авыру балаларны сөендерәсез.
Безнең редакция тормышында да андый чын дусларыбыз бар. Әмма алар еш кына билгесез булып калырга тели. Без аларга зур рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә дуслык җепләре өзелмәсен. Сафларыгыз киләчәктә дә арта торсын. Халык телендә йөргәнчә:“Килер җире киң булсын!”
Ә кайчан меценат булып була? Әйтик, менә хәзер безнең сайтны ачтыгыз һәм иң өстә сары төс белән аерып куелган сылтаманы күрдегез. Шул сылтаманы ачып карагыз әле... Андагы бик гади һәм тыйнак шартларны үти алсагыз, сез меценатлык юлына бастыгыз, дигән сүз.
Йөрәкләрдә шәфкатьлелек бетмәсен. Кешеләр, бер-беребезгә игътибарлы, ярдәмчел булыйк!