Башкортстанда үзизоляция режимын бозган һәм урманга, табигатькә, балыкка чыккан өчен штраф салыначак. Режимның үтәлешен республиканың Экология министрлыгы инспекторлары күзәтеп торачак. Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы Административ хокук бозулар турында протоколлар төзергә вәкаләтле органнар исемлегенә кертелде.
Ведомство инспекторлары Уфа һәм Стәрлетамакта хокук саклау органнары белән берлектә халык арасында аңлату эшләре үткәргән. Моннан тыш, хокук бозу турында 38 беркетмә төзелгән. Үзизоляция режимын бозган гражданнарга карата төзелгән барлык материаллар судларга җибәрелгән. Өч беркетмә каралган да инде, һәм судлар гражданнарны гаепле дип таныган. Шуларның икесе буенча кисәтү рәвешендә административ җәза чыгарылган, ә бер беркетмә буенча 1 мең сум күләмендә штраф салынган. Яшәү урыны буенча үзизоляция режимын бозган өчен Администатив хокук бозулар кодексының 20.6.1 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Штраф күләме 1-30 мең сумга кадәр; вазифалы затларга 10-50 мең сумга кадәр; юридик зат теркәмичә эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга 30-50 мең сумга кадәр; юридик затларга 100- 300 мең сумга кадәр.