Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2020, 15:16

Шимбә өмәләре шәһәр халкыннан башка узачак

Уфада шәһәр халкын өмәләрдә техника һәм коммуналь оешма хезмәткәрләре алмаштырачак.

Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, Уфада традицион язгы өмәләр шәһәр халкыннан башка узачак. Уфа хакимияте мәгълуматлары буенча, аларны техника һәм коммуналь хезмәткәрләр алмаштырачак. Узган атнада үткәрелгән өмәдә 3200 коммунальчы һәм 450 берәмлек техника катнашкан. Шәһәрнең коммуналь хезмәтләре, өй карантинына җибәрелгән 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрдән тыш, штат режимында эшли. Соңгы вакытта, оешмаларның техника паркы җитди тулыландырылган һәм яңартылган техниканы куллануга аерым игътибар биреләчәк. Уфа юлларын җыештыруга һәркөнне 250 берәмлектән артык махсус техника һәм 600 эшче чыга. «Вихрь» һәм «Унимог» машиналары чүп-чар һәм тузан җыя. Аннан соң, су сибү машиналары махсус юл шампуне һәм дезинфекция чаралары белән юлларны юдыртып чыга. Уфада барлыгы 80 су сибү һәм 60 себерке-вакуум машиналары бар. Күптән түгел генә сатып алынган кече габаритлы техника, эшче кулларга кытлык шартларында аеруча файдалы. Алар тар тротуарларда, парк юлларында һәм шәһәр ишегалларында уңышлы эшли ала.
Читайте нас: