Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2020, 02:35

Кисәтүләр бүтән булмаячак

Башкортстан судлары карантин бозу һәм фейк тарату турындагы эшләрне тиз арада тикшерәчәкләр.

Башкортстан судлары карантин бозу һәм фейк тарату турындагы эшләрне тиз арада тикшерәчәкләр.
Башкортстан судьялары карантинны бозучыларга һәм фейк таратучыларга кагылышлы административ хокук бозу эшләрен, кичекмәстән карап тикшерү турында күрсәтмә алды дип хәбәр итә телеграм-каналлары. Моннан тыш, судьяларга кисәтү рәвешендә җәза кулланмаска, ә административ яки җинаять җаваплылыкка тарттырырга күрсәтмә бирелде.
Үзизоляцияләү һәм карантин режимын бозган өчен зур штрафлар (50 мең сумга кадәр) һәм җинаять җаваплылыгы (7 елга кадәр иректән мәхрүм итү) каралган.
Читайте нас: