Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2020, 13:28

Битлекләргә кытлык кимиячәк

Уфада коммуналь хезмәткәрләр битлекләр тегә башлады.

Уфа коммуналь хезмәт оешмасы республика башкаласының муниципаль оешмалары өчен саклагыч битлекләр тегәргә әзер. “Горзеленхоз” оешмасы үз җитештерү линиясен ачкан. Анда әле үз хезмәткәрләре өчен көненә 100 битлек тегәләр. Ни өчен коммуналь предприятие хезмәткәрләре битлек тегергә тотынган соң?
“Горзеленхоз” тегүчеләре хезмәттәшләре өчен элек тә, эш киеме теккән булган. Предприятиедә хезмәткәрләр өчен форма җитештерү буенча махсус бүлек эшләп килә. Хәзер һәр хезмәткәр битлек белән дә тәэмин ителгән. Алар башка оешмаларга да ярдәм итергә әзер.
Читайте нас: