РКХнең карантиндагы хезмәткәрләре һәм пациентлары өчен концерт оештырачаклар.
6 апрельдә карантинга ябылган Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе ишегалдында 11 апрель көнне 16.00 сәгаттә концерт оештырылачак. Бу хакта “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге сайтында хәбәр ителә.
Хастаханә хезмәткәрләре һәм пациентлары алдында башкорт эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Концерт “Без бергә” проекты кыссаларында оештырыла. Тамашачылар чыгышны медучреждение тәрәзәләреннән карый алачак.