Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2020, 14:27

Почта хезмәтендә үзгәрешләр

Башкортстанда почта бүлекләренең эш графигы әледән-әле үзгәреп тора.

Эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, республикада кайбер почта бүлекләренең эш графигы үзгәртелә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан почтасы идарәсендә.
"Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм эре авыл торак пунктларында урнашкан почта бүлекләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә клиентлар өчен ябык булачак. Башка көннәрдә дә эш вакыты кыскара. Шул ук вакытта хат ташучылар, пенсияләр, пособиеләр һәм гәзит-журналларны вакытында китерәчәк”, -дип ассызыклады Башкортстан почтасы матбугат секретаре Борис Слуцкий.
Атнага өч-биш көн эшләүче авыл һәм зур булмаган шәһәр элемтә бүлекләренә бу үзгәрешләр кагылмаячак. Бу республикада урнашкан почта бүлекләренең төп өлеше. Алар үз эшен элеккеге режимда дәвам итәчәкләр.
Шул ук вакытта Уфа һәм Стәрлетамакта почта элемтәсенең кизү бүлекләре билгеләнгән. Алар үзләре өчен гадәти график буенча, шул исәптән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләрен дәвам итәчәк: Уфа шәһәрендә -Ленин ур., 28; Ухтомский ур,12; Юрий Гагарин ур,37/1; Ульяновлар ур,36; шулай ук Стәрлетамакта Коммунистик ур,30 адресы буенча урнашкан почта бүлекчәләре.
Почта элемтәсе бүлекләренең актуаль эш графигын Русия Почтасы сайтының «бүлекчәләр» бүлегендә һәм мобиль кушымтада табарга мөмкин.
Читайте нас: