М. Акмулла исемендұге педагогия университеты укытучылар, ата-аналар һем укучылар өчен психологик ярдәмнең «кайнар линия»се эшли башлады. Барлык консультацияләр дә аноним үткәрелә.
Үзизоляция чорында, балаларда да, ата-аналарда да дистанцион укыту шартларында, читтән торып укуны оештыру мәсьәләләре, шулай ук психологик кыенлыклар һәм уңай эмоциональ халәтне саклау, гаиләләрдә психик балансны җайга салу проблемалары килеп туарга мөмкин.
Русия мәгариф академиясенең төбәк фәнни үзәге белгечләре укытучыларга һәм ата-аналарга балаларны психологик яктан тәрбияләү, шулай ук үзизоляция һәм дистанцион укыту шартларында, педагогларның эшендә килеп туган авырлыклар буенча консультацияләр бирәчәкләр. Университетның мәгариф һәм үсеш психологиясе кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Суфия Дәрвил кызы Мөхәммәтрәхимова эш көннәрендә 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр сорауларга җавап бирәчәк. Кайнар линия телефоны: +7 927-302-90-27.