Уфада крематорий төзелеше урынын билгеләгәннәр.
Шәһәр властьлары Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсенә Орджоникидзе районында билгеле бер җир участогының куллану төрен “Крематорийлар” дигәненә үзгәртергә рөхсәт итте.
Документка ярашлы, объект Яңа Александровкада Парижская Коммуна урамыннан көньяккарак урында барлыкка киләчәк. Кадастр саны — 02:55:000000:43460. Кадастр картасына ярашлы крематорийга административ биналар артынада178 650 кв. метр мәйдандагы участок бүленгән.
Тәүге тапкыр крематорий төзелеше хакында 2012 елда сөйли башладылар, өч ел үткәч, проектны тормышка ашыруга тотындылар. Инвестор шәхси чыганакларына Уфа районының Көнбатыш зиратында төзелеш башлады. Әмма җирле халык моңа каршы чыккан иде.