Волонтерлык хәрәкәте коронавирус пандемиясенә җавап буларак бөтен дөнья буенча активлашты. Кешеләр бушлай психологик ярдәм күрсәтәләр, өлкәннәргә дарулар һәм азык-төлек алып киләләр, хуҗалары авырып киткән хайваннарны асрауга алалар.
Башкортстан да читтә калмады. Уфада «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты базасында бердәм колл-үзәк булдырылды. 8-800-289-03 күп каналлы телефоны буенча волонтерлар азык-төлек, дарулар һәм башка төр ярдәмгә гаризалар кабул итә. Алар бер-ике көн дәвамында башкарыла. Барлыгы 8,4 меңнән артык гариза эшкәртелгән инде.
Башкортстан Башлыгы яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда волонтерлар башкарган эшнең күләме белән соклануын белдерде. Радий Хәбиров колл-үзәктә волонтерлар үзәкләре җитәкчеләре белән очрашты, анда тәүлек әйләнәсе меңләгән медиклар, битараф булмаган кешеләр, бизнесменнар һәм сәяси институтлар вәкилләре эшли.
«Сез халыкка ярдәм итүнең бик мөһим мәсьәләләрен хәл итәсез. Коронавирус белән хәлнең тәмамлануы ерак булуын күрәбез. Шуңа күрә, ярдәм күләмен арттыру өчен, яңа волонтерларны җәлеп итү һәм өйрәтү мөһим,”- диде Радий Хәбиров.
Колл-үзәктә эшләүче барлык волонтерлар да укулар уза, шул исәптән психологик ярдәм нигезләрен дә өйрәнә.