Уфалы штрафны түләрме, юкмы?
Үзизоляцияне бозучы беренче кеше Уфада тотылды. 2нче апрельгә каршы төндә башкалада рейд вакытында полиция хезмәткәрләре Затон бистәсенең Летчиклар урамында 33 яшьлек ирне тотканнар иде. Пандемия чорында урамда йөрергә яратучыга карата хокук бозганы өчен протокол төзеп, полиция хезмәткәрләренең материаллары судка җибәрелгән иде.
Ир үзизоляцияләү режимын бозуда гаебен таныды. Төнге сәфәре өчен аңа 15 мең сум күләмдә штраф билгеләнде, дипязып чыкты матбугат чаралары.
Инде менә ул карар инкарь ителеп, бу адәмнең штрафны түләми калуы да бик ихмтимал икән.
33 яшьлек Руслан Ш. штраф 2 апрельдә билгеләнде. Ул төнлә машинасын күчереп кую ниятендә тышка чыккан. Шул вакыт ул полиция хезмәткәрләре күзенә чалына. Нәтиҗәдә, икенче көнне - 15 мең сум штраф!
Башкаланың Ленин районы прокуратурасы мировой судның карарына протест белдерде. Бу мәгълүматны штраф салынган ирнең адвокаты Рәмил Гыйззәтуллин раслый.
Тәҗрибәле юрист фикеренчә, мировой судья үзенең вәкаләтләрен арттырып җибәргән. КоАПка яңа төзәтмәләр кертелү сәбәпле, мондый штрафларны район судлары хөкемдарлары гына билгели ала.
Үзизоляция. Урамда тәртит сакчылары гына йөри, бандитлардан куркасы юк кебек. Барыбер өйдә утыруың хәер, югыйсә закон суга - кесәңә!