35 кеше җәза чараларына эләккән инде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, төбәктә үзизоляция режимын үтәмәгән өчен иң чик очракларда гына җәза биреләчәк.
«Безне ишеткәннәре, аңлаганнары өчен халкыбызга тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәм. Бу безгә катлаулы чорны әйбәт кенә үткәрергә мөмкинлек бирә. Әйе, хәзер бездә җаваплылыкка тартуның зур вәкаләтләре бар, әмма без моны артык еш кулланмаячакбыз, дип килештек. Безне ишетмәгән очракларда гына без административ җаваплылыкка тартуны кулланачакбыз», — дип ассызыклады ул.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бүгенге көндә дүрт миллионлы республикада нибары 35 беркетмә төзелгән. Шул ук вакытта, эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 645 профилактик әңгәмә үткәрелгән.
«Без профилактик әңгәмәләр алып бару сәясәтен дәвам итәчәкбез. Безнең кешеләр җаваплы. Шуңа күрә, әйдәгез, шундый ук дәвам итик".