Җәмгыять
4 Апреля 2020, 09:58

Салым хезмәте интернет-сервислар аша эшләүгә күчә

Башкортстанның салым инспекцияләре 30 апрельгә кадәр шәхси кабул итүне туктатты.

Салым инспекцияләре 6-30 апрель көннәрендә гражданнарны шәхсән кабул итүне туктатып торачак, дип хәбәр иттеләр Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә. Федераль салым хезмәте сайтында интернет-сервислар ярдәмендә хезмәттәшлек итү тәкъдим ителә. Шулай ук җавапларны Федераль салым хезмәтенең контакт үзәге номеры буенча да алырга була: 8-800-222-22-22.
Уфада кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин :8 (347) 226-38-00.
Читайте нас