Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2020, 12:05

Русиялеләрне чит илдән кайтару туктатылды

Шулай да хөкүмәт аларны ташламаячак.

4 апрельдән Русиягә ватандашларыбызны кайтару буенча халыкара авиарейслар туктатылды.

Бүгенге көндә чит илдә калган һәм Русиягә кайтырга теләгән гражданнар бердәм дәүләт хезмәтләре порталында махсус формадагы документ тутырырга тиеш булачак.

Җыелган мәгълүматларны исәпкә алып, Русия территориясенә ватандашларыбызны кайтару буенча яңа график төзеләчәк. Үзләре хакында мәгълүматларны язып салган русиялеләргә тиешле социаль ярдәм күрсәтеләчәк.

Русия хөкүмәте Чит илләр эшләре буенча министрлыкка 500 миллион сум акчалар бүлде. Бу чыганаклар ватандашларыбызга чит дәүләтләр территориясендә вакытлыча яшәп торуны тәэмин китәчәк”, — дип хәбәр итә “Известия” хөкүмәтнең коронавирус белән көрәш штабына сылтанып.

Әлеге моментта төрле чит илләрдә барлыгы 30 меңнән артык русияле калган. Нәкъ шулкадәр кеше, дипломатик вәкиллекләр аша теркәлеп, туган якка кайтырга теләк белдергән.

Читайте нас