Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2020, 21:35

Гаджетларсыз да бала үстереп буламы?

“Була!” - ди өч бала әнисе Люция Алиева.

“Була!” - ди өч бала әнисе Люция Алиева.
Аларның өендә телевизор да юк, балалары да телефон сорап аптыратмый. Казанда яшәүче танылган блогер Люция Алиева өч баласын гаджетларсыз үстерә.
Люция һөнәре буенча икътисадчы. Ул эшеннән туеп, бизәндерү, чәч ясау буенча салон ачкан. Өченче баласы тугач, бу эшне туктатып торырга туры килгән. Шәһәрдә үссә дә, Люция татар телен камил белә. Аның фикеренчә, гаиләдә аралашу булмаса, башка беркайда да телне яхшы итеп өйрәнеп булмый. Мәктәптә «5»ле билгеләренә генә укыган, татар теле буенча олимпиадаларда катнашкан.
–Балаларыбыз туган телен белсә дә, безнең кебек үк саф татарча сөйләшмиләр. Өйдә татарча аралашабыз, тик мәктәптә бүген татар теленә әллә ни игътибар бирмиләр. Телне, мәдәниятне гаиләдә саклап була. Мин үскәндә, әби - бабай юк иде. Балаларыбыз бу яктан бәхетле. Бабай гармун уйный, бергәләп татарча җырлыйбыз. Болар барысы да балаларның күңеленә сеңеп калыр, дип уйлыйм. Инстаграмда да татарча күп язам. Башка милләт вәкилләренең дә татар телен яратуын тоям. 20дән артык илдә булганым бар. Кая барсам да, халкыбызның милли киемен, чәкчәген алам, Татарстан флагын калдырмыйм. Күптән түгел Байкалга барып, «Туган тел»җырын башкарып кайттым әле. Чит ил сәяхәтчеләренә үз халкым, аның гореф-гадәтләре турында сөйлим, күчтәнәчләр белән сыйлыйм, Казаныбызга кунакка чакырам.
Блогер ханымның балаларына гаджетлар кулланырга рөхсәт итмәве сәеррәк кебек, әлбәттә. «Үзегез телефонда утырасыз бит әле, ник балаларыгызга рөхсәт итмисез?» дигән сорауны да еш бирәләр икән. Андыйларга ул: «Мин социаль челтәрләрдә төн буе утырмыйм, Инстаграмда постлар гына язам. Бу – минем эшем», – дип җавап бирә.
Телефоннан башка да бик күңелле яши Алиевлар. Кәримгә –10, Лаурага –7, Алигә – 1 яшь. Люция аларга кечкенә чакта уйнаган уеннарын өйрәтә, бергәләләп футбол, өстәл уеннары уйныйлар. Китап укыйлар. Бергәләшеп сәпидтә йөриләр, табигатькә чыгып, үсемлекләр дөньясын өйрәнәләр. Әтиләренә хуҗалык эшләрендә булышалар. Балаларга бар да кызык. Кичләрен кайчак элек ут сүнгән чакларны да искә төшерәләр. Утны махсус сүндереп, шәм яктысында рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Мондый чакларда балаларның йокылары бигрәк тә тәмле була икән.
– Элек ялкаулык зур бәла булса, хәзер гаджетлар белән мавыгу, дип саныйм. Балаларның виртуаль дөньяга чумып, аннан чыга алмауларына әти-әниләре үзләре гаепле. Комачауламасыннар, дип тоттыралар да соңыннан үкенәләр, – ди фикердә Люция.
Смартфон булган очракта да 1 сәгать кенә кулланырга рөхсәт итәргә уйлыйлар.
Читайте нас: