Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2020, 13:26

Һава элемтәсе дә азая

“Аэрофлот” Уфа - Мәскәү рейслары икегә кадәр кыскара.

4-10 апрельдә Русиянең иң зур «Аэрофлот» авиакомпаниясе Мәскәү һәм Уфа арасында рейсларны киметә.
4 һәм 5 апрельдә өч рейс башкарылачак, 6-10 апрельдә – көнгә ике рейс. Бер атна эчендә рейслар саны барлыгы 16 булачак. Әлегә кадәр авиакомпания Мәскәү һәм Уфа арасында атнага 49 рейс башкара иде. Гамәлдән чыгарылган рейсларның пассажирларына билетларын башкарылучы рейсларга яңадан броньлау тәкъдим ителәчәк, диелә компания сайтында.
Тулаем алганда, 6 апрельдән “Аэрофлот” Русия буенча очышларны шактый киметә. Халыкара очышлар 4 апрельдән туктатылды.
Читайте нас: