Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2020, 12:43

Коронавирус белән авыручылар саны 1 миллионнан артты

Бу хакта Кытайның Worldometr белешмә веб-сайты хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны дөньяда 1 миллион кешедән арткан һәм 1 000 940 очрак тәшкил итә.
Worldometr мәгълүматларына ярашлы, 51 375 мең кеше бу вирустан үлгән. 210 244 кеше терелгән. Илләр буенча иң күп чир йоктыручылар саны АКШта теркәлгән — 235 747. Аларның 5 624, кызганычка каршы, үлгән. Авыручанлык буенча икенче урында — Италия (115 242 кеше вирус йоктырган/ 13 915 кеше гомере өзелгән), арытаба Испания килә (110 238 кеше чирләгән/ 10 096 кеше якты дөнья белән хушлашкан), Германиядә бу саннар — 84 248/ 1 089, ә бишлекне Кытай (!) төгәлли. Чирнең чыганагы Кытайның Ухань шәһәрендә теркәлсә дә, андагы саннар бу илләрдән калыша. Кытайда барлыгы 81 589 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, аларның 3 318е генә бу вирус корбаны булган.
Бишлектән соң Франция, Иран, Бөекбритания, Швейцария һәм Төркия килә.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус инфекциясе таралуны пандемия дип игълан итте. Ә аның учагы Кытайдан (анда властьлар вирусны басты) — башта Италиягә, аннары АКШка күчте. Дөнья дәүләтләре властьлары гражданнарның күчеп йөрүенә каты тыюлар кабул итәргә мәҗбүр булды, әмма бу чаралар да әле COVID-19 таралуын туктата алмый.
Бер айдан азрак вакыт эчендә авырганнар саны тагы 10 (!) тапкырга артты. Шулай итеп, “таҗлы” вирус 1 миллионнан артык кешегә йокты.
Читайте нас: