«Кадерле дуслар, туганнар, әбиләр, бабайлар! Безнең халык һәрвакыт кунакчыл. Безнең һәрберебез кунакка йөрергә, дус-тату яшәргә, аралашырга яратабыз. Бу безнең канда. Тик мондый очрашуларны вакытлыча туктату мөһим. Мондый чаралар бер-беребезне саклап калу, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның сәламәтлеген саклау өчен кирәк. Бу көннәрдә, зинһар, өйдә калыгыз. Барысы да узачак", - дип мөрәҗәгать итте ул Башкортстан халкына.