Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2020, 12:38

Кечкенә бала белән кибет түбәсендә йөргән

Кайсыберәүләргә үзизоляцияне кичерү җиңел бирелми.

Кичә көндез бер ир кечкенә бала белән Коммунистическая урамындагы 45 санлы йорт янкормасы түбәсенә тышта йөрергә чыккан.
Коткаручыларны чакырган шаһитлар сүзләренчә, алар анда икенче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән чыккан.
Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре вакыйга урынына килүгә кибет түбәсендә инде берсе дә булмый. “Белгечләр, ир белән баланың түбәгә кайсы фатирдан чыгуларын якынча ачыклап, уфалы белән сөйләшеп тә карый. Әмма ул аларга ачмый. Коткаручылар аның белән ачык тәрәзә аша гына әңгәмәләшә. Ир башкача алай итмәскә вәгъдә итә”, — дип аңлаталар бу хәлне Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Ашыгыч хезмәтләрдә уфалыларга үзләрен һәм балаларны да андый хәвефкә дучар итмәүләрен үтенәләр. Шундый “прогулка”дан соң бала арытаба да шулай тышка чыгып йөрергә мөмкин дип уйларга мөмкин. Ә инде иң куркынычы — сабый ялгызы калып, тәрәзәдән тышка чыгарга мөмкин.
Читайте нас: