Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 20:40

Коронавирус таралу чорында халыкны социаль яклау чаралары буенча онлайн-брифинг узды

1 апрельдә БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - гаилә, хезмәт һәм...

1 апрельдә БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова коронавирус инфекциясе таралу чорында республика халкына социаль ярдәм күрсәтүгә багышланган онлайн-брифинг үткәрде.
Сорауларга шулай ук БР буенча Дәуләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина, БРның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасарлары Татьяна Глухова һәм Фәнүр Шәйхисламов җавап бирде.
Дәүләт башлыгы ял көннәре дип игълан иткән атнада предприятие хезмәткәрләрен эшләргә мәҗбүр итү законлымы?
- Документ преамбуласында (РФ Президенты В.Путинның 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы «Русия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында» Указы) Указның Русия Федерациясе территориясендә санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максатларында кабул ителүе һәм гражданнарның хезмәт хокуклары өлешендә өстәмә гарантияләр тәэмин итмәве ачык билгеләнгән. Илдәге санитар-эпидемиологик иминлек үтәлешен Роспотребнадзор күзәтүне башкара. Шулай ук бу темага кагылышлы киң даирәдәге мәсьәләләрне бетерү өчен республика министрлыкларына һәм ведомстволарына әлеге чорда үз эшчәнлекләрен дәвам иткән оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлекләрен төзергә тәкъдим итәбез.
Хезмәткәрләргә хезмәт хакы ничек исәпләнә?
- Президент Указы нигезендә, карантин вакытында окладта эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы тулы күләмдә саклана. Хезмәт хакы эш вакытына карап түләнгән очракта Русия Хезмәт министрлыгы рекомендацияләре буенча, хезмәткәр эшкә җәлеп ителмәгән очракта да, эш бирүчеләргә өстәмә бүләк түләргә тәкъдим ителә, аның күләме конкрет предприятиенең килешүләре һәм башка локаль норматив документлары белән каралган булырга тиеш. Бу этапта еш кына кыенлык туа: йә мондый локаль документ юк, йә бүләкләү күләме 30-100 сум каралган. Һәр локаль документ әгәр профсоюз бар икән,аның фикерен исәпкә алып кабул ителергә тиеш. Эш бирүчеләргә локаль документларны кыска вакыт эчендә яңадан карарга һәм бүләкләү күләмен уртача көнлек хезмәт хакыннан ким булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим ителде.
Хезмәт хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Республиканың һәр кешесе Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының, яки Дәүләт хезмәт инспекциясенең «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. БР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча телефоннар аша консультация бирәләр:
8 (347) 218-07-25;
8 (347) 218-06-47;
8 (347) 280-88-17;
8 960 - 80-666-45 (WhatsApp хәбәр итү өчен)
8-800-707-88-41-хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең кайнар линиясе;
Дәүләт хезмәт инспекциясенең “Кайнар линиясе": 8 (347) 277-87-02
Эш бирүчеләргә предприятие эшләмәгән шартларында хезмәт хакын ничек түләргә?
- Дәүләт предприятиләргә ярдәм итәргә әзер. Хәзерге вакытта халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм чаралары эшләү алып барыла, әмма эш бирүчеләргә мәгълүматларны үз вакытында бирү мөһим.
Пособиеләрне озайту өчен документларны ничек тапшырырга?
- 2020 елның 1 апреленнән 31 августына кадәр вакыты чыга торган региональ социаль ярдәм чараларын озайту гаризасыз рәвештә гамәлгә ашырыла. Ягъни гариза һәм документлар тапшырмасалар да гражданнар ай саен пособиеләр алуны дәвам итәчәк. Социаль ярдәмнең яңа чараларын билгеләү өчен, гаризаны гражданинның РПГУ буенча шәхси кабинеты аша бирергә мөмкин.
Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшләүчеләр нинди хезмәт хакы алачак?
- Рәсми булмаган эшне югалткан кешеләр эшсезлек буенча түләүгә исәп тота алмый. Бу гражданнар төрле социаль ярдәм чараларын ала алалар.
Азык-төлек җыелмасы рәвешендә ярдәм ккеннәргә күрсәтеләчәк?
- Әлеге ярдәм чараларын алучыларның конкрет категорияләре юк. Мохтаҗ кешеләр турында мәгълүматны шулай ук кайнар линия телефоны аша да җыячакбыз.
"Кайнар линия" телефоны 8-800 775-00-14.
Читайте нас: