Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 23:31

Гәзит-журналларга язылыйк!

Башкортстанда 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.

Бүгенге көннән, ягъни 2020 елның 1 апреленнән, икенче яртыеллыкка басма матбугатка язылу кампаниясе старт алды. Башкортстанда яшәүчеләр теләсә кайсы басма сайтына кереп, онлайн-подписка да ясый ала.
«Экспертлар советы тарафыннан тәкъдим ителгән 2500 басмага язылырга мөмкин. Язылу чорында 25% күләмендә ташлама бирелә. Бу исемлеккә, безнең республикада нәшер ителә торган барлык басмалар да диярлек керә», -дип билгеләп үтте, Башкортстан буенча Федераль почта хезмәтенең матбугат секретаре Борис Слуцкий.
Газета-журналларга мобиль почта-касса терминаллары аша да язылырга мөмкин. Хәзерге вакытта алар белән республикада һәр өченче почтальон җиһазландырылган.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ташламалы язылу чорында, яраткан басмаларыгызга язылып калырга онытмагыз! Бергә булыйк!
Читайте нас: