Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 01:25

Эшсезлек артачак

“Башкортстанда эшсезләр саны уннарча мең кеше исәпләнәчәк”, - Радий Хәбиров.

Башкортстанда эшсезләр саны уннарча мең кеше исәпләнәчәк”, - Радий Хәбиров.
Эшсезлек Башкортстанда икътисади кризисның төп проблемаларыннан берсе булырга мөмкин. Республикада эшсезләр саны уннарча мең кеше исәпләнә ала, дип белдерде муниципалитет башлыклары белән узган киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров.
Узган атнада Башкортстанда 3 374 кешегә эшсез калу куркынычы яный дип танылган. Һәм бу үзенчәлекле (бөтенрусия эшләми торган) атна әлеге саннарда чагылыш тапмаган, дип билгеләп үтте хөкүмәт вице-премьеры — гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.
"Хәзер барлык башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар эшсез калу куркынычы янаган республикадагы барлык кешеләр турында мәгълүмат алуда булышуы зарур, — дип билгеләп үтте министр. — РФ Хезмәт министрлыгына бәланең масштабын аңларга кирәк. Минималь хезмәт хакы күләмендә ярдәм вәгъдә итәләр. Урал коэффициентын исәпкә алып, безнең республикада ул 13 949 сум тәшкил итә».
«Без икътисадның эш урыны киметелгән һәр тармагында җавап бирергә тиеш. Кайдадыр пособиеләр ярдәм итәр, кайбер предприятиеләрне безнең дәүләт контрактлары аша саклап калу мөмкинлеге бар. Мин эшендә зур булмаган хезмәт хакы алган кешеләр кесәдә тиенсез үз-үзеңне изоляцияләү режимына китткәннәрен беләм. Күп гаиләләр өчен пенсия алучылар терәк булып калуын аңлыйм. Барысын да пенсионерлар җилкәсенә салып булмый, шуңа күрә мин сездән халыкны эш белән тәэмин итүнең тулы программасын көтәм», - диде Башкортстан Башлыгы.
Республика халкын эш белән тәэмин итү программасын атна дәвамында эшләргә һәм 9 апрельдә видеоконференция режимында муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә тәкъдим итәргә кушылды.
Читайте нас: