Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2020, 15:35

Бушлай илтеп куюлары дөресме?

Май җитсә, күпләребез зиратларга юллана.

Май бәйрәмнәрендә теләге булган барча кешеләрне, мәрхүм булган якыннарының каберләрен тәртипкә китерү өчен, зиратларга кадәр бушлай илтеп куюлар оештырылачак, диләр. Шул дөресме?
Б. Баймурзина.
Уфа шәһәре.
Әйе. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2 майда – искә алу һәм хөрмәтләү көнендә – гражданнар өчен зиратларга баруны бушлай оештырырга тәкъдим итте. Радий Фәрит улы дәүләтка караган пассажир йөртүче компания җитәкчеләренә 2 майда кешеләрне зиратларга кадәр бушлай алып бару вариантларын карарга кушты. Кирәк булса, өстәмә рейслар җибәрү турында да уйларга кирәк, диде ул.
Моннан тыш, төбәк Башлыгы барлык конфессия вәкилләренә бу көнне зиратларга юлланырга – халык белән аралашырга тәкъдим итте.

Фото: pohorony.kz

Чыганак: АиФ.

Читайте нас: