Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 13:20

Ял көне режимында

Уфада җәмәгать транспортының эш вакыты кыскарачак.

Уфада җәмәгать транспортының эш вакыты кыскарачак.
Бүген, 31 мартта, Уфа хакимиятендәге оператив киңәшмәдә җәмәгать транспорты эше режимы фикер алышу темаларының берсе булды. Башкала транспорт идарәсе вәкиле, пандемия янавын исәпкә алып, шәһәрдә эшләүче җәмәгать автомобиль һәм электр транспортының эш вакытын ял көне режимына күчерүне сорады.
Бу шәһәрдә эшләүче җәмәгать транспортының 50% - ка киметүне күздә тота. Моннан тыш, җәмәгать транспорты иртәнге 6дан кичке 20гә кадәр генә йөриячәк.
Шәһәр мэры Өлфәт Мостафин әлеге тәкъдимне хуплады.
Читайте нас: