Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 18:45

Никахлар да, аерылышулар да вакытлыча теркәлми

Юстиция министрлыгы коронавирус пандемиясе аркасында никахларны һәм аерылышуларны вакытлыча теркәмәскә тәкъдим итте.

Юстиция министрлыгы коронавирус пандемиясе аркасында никахларны һәм аерылышуларны вакытлыча теркәмәскә тәкъдим итте.

Мондый тәкъдим ведомство тарафыннан РФ субъектлары җитәкчеләренә җибәрелде. Элегрәк билгеләнгән никахны дәүләт теркәвенә алу даталарын соңрак вакытка күчерергә (2020 елның 1 июненнән соң).
Әгәр датаны үзгәртеп булмый икән, ведомство никахларны кунакларсыз теркәргә тәкъдим итә. “Датаны үзгәртү мөмкин булмаган аерым очракларда дәүләт теркәвен никахка кергән затлар катнашлыгында гына үткәрергә кирәк", —диелгән ведомство сайтында.
Читайте нас: