Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 14:57

Башкортсанда хәрби хезмәткә чакыру кичектерелде

Владимир Путин 30 мартта хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлану хакында карарны имзалады.

Президент карары нигезендә, язгы чакырылыш чорында хәрби частьларга 135 мең кеше җибәреләчәк. Чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкортстан башкаласында коронавирус пандемиясе аркасында армиягә чакыру вакыты үзгәрде. Чакырылыш комиссиясе утырышын 2020 елның 12 апреленнән, ә булачак солдатларны җыю пунктына җибәрү 20 майдан да иртәрәк уздырылмаячак. Үзгәрешләр турында Уфаның Октябрь һәм Совет районнары хәрби комиссариаты хәбәр итә.
-Хәрби-белем бирү учреждениеләренә кандидатларны сайлап алу буенча, хәрби-табиблар комиссиясе 30 марттан 3 апрельгә кадәр эшләмәячәк, - диелә шәһәр хакимияте хәбәрендә.
Чакырылу буенча өстәмә сораулар булса, түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә була:
БР Хәрби комиссариаты 8 (347) 228-02-92, гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү һәм чакыру бүлеге 8(347)253-13-48, 228-43-59.
Уфаның Киров һәм Ленин районнары хәрби комиссариаты 8(347) 254-19-35.
Уфа гарнизоны Хәрби прокуратурасы-8 (347) 250-05-10.
Уфа гарнизон хәрби суды-8(347) 259-14-83.
Психологик ярдәм күрсәтү буенча бердәм ышаныч телефоны— 8(800)-7000-183 (тәүлек буе).
Читайте нас: