Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2020, 21:40

Аңа 95 яшь иде

Сантыйлар шаркылдап көлә, акыллылар көлә, зирәкләр елмая, дигән ул.

Сантыйлар шаркылдап көлә, акыллылар көлә, зирәкләр елмая, дигән ул.
Бүген Мәскәүдә драматург, тәрҗемәче, сценарийлар авторы, шагыйрь, язучы Леонид Зорин вафат булды. Бу хакта ТАССка аның тол калган хатыны Татьяна белдергән.
“Бүген төнлә аның йөрәге тибүдән туктады, -дит белдерә Татьяна ханым. – Ирем озак һәм каты авырды. Кайда һәм кайчан җирләнер, әлегә билгесез”.
Драматург Леонид Генрихович Зорин (чын фамилиясе— Зальцман) 1924 елның 3 ноябрендә Бакуда туган. 1948 елдан башлап Мәскәүдә яши. Бик иртә иҗат итә башлый. Инде 1934 елда М.Горький аның шигырьләренә зур бәя бирә.
Авторның иллеләп пъесасы калды. Алар арасында «Друзья и годы» (1962), «Варшавская мелодия» (1967), «Покровские ворота» (1974) һ.б. билгеле әсәрләр. Алар үзебездә һәм чит илләрдә күп театрлар сәхнәсендә куелган.
Леонид Зорин «Человек ниоткуда» (1961, реж.Эльдар Рязанов), «Покровские ворота» (1982, реж.Михаил Козаков), «Царская охота» (1990, реж.Виталий Мельников) фильмнарының сценарийлары буенча эшләгән.
Язучы «Мактау билгесе» (1974) һәм Халыклар Дуслыгы (1986) күкрәк билгеләре һәм берничә әдәби премия белән бүләкләнгән.
Аның зирәк акылы белән әйтелгән бик күп канатлы сүзләре калды:
“Үлемсезлеккә омтылу кирәкме, әгәр ул үлемнән башланса?”
“Сәнгать дәрәҗәсенә җиткән кәсеп бар, һәм кәсеп дәрәҗәсенә төшкән сәнгать бар”.
“Тормыш — ул кечкенә җиңүләр һәм ахыр чиктә җиңелү”
“Характер — ул сәләтнең арка үзәге”.
Читайте нас: