Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2020, 18:52

Транспорт комитетында - яңа җитәкче

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы итеп Алан Марзаев тәгаенләнде.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы итеп Алан Марзаев тәгаенләнде. Әлегә кадәр ул Республика юл хуҗалыгы идарәсен җитәкләде. Бу вазифада 2019 елның ноябреннән эшләде.Дәүләт комитетын 2017 елдан җитәкләгән Тимур Мөхәммәтҗанов бу вазифаны узган атна азагында бушатты.
Алан Марзаев 1973 елда Төньяк Осетиядә туган. Русия Финанс министрлыгының Бөтенрусия дәүләт салым академиясе аспирантурасында белем алган. Владикавказның (Төньяк Осетия -Алания Республикасы) салым инспекцияләрендә эшли. 2016-2017 елларда Мәскәү өлкәсендәге Кашира шәһәре Федераль салым хезмәтен, аннан соң Мәскәү өлкәсендә Домодедово буенча салым хезмәтен җитәкли. Башкортстанга килер алдыннан Русия Президенты Хакимиятендә киңәшче булып эшләгән.
Читайте нас: