Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2020, 19:34

Музеен ачарлык шәхесләр китә

Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллин музее барлыкка киләчәк.

Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында шагыйрь Роберт Миңнуллин музее барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген Казанда Татарстанның халык шагыйрен җирләүдә катнашкан БР мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев белдерде. Ул мәрхүмнең туганнары һәм якыннарына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм Роберт Миңнуллин поэзиясе ике тугандаш республика әдәбиятлары өчен күп еллар күпер булып торуын билгеләп үтте.
Шагыйрь Instagram битендә дә актив блог алып барды. Аның күп кенә басмалары, шул исәптән җырлары, туган як матурлыгына, Сөн елгасы ярларына багышланган иде. Шагыйрь күп кенә башкорт язучылары һәм Башкортстан мәдәният эшлеклеләре белән дустанә мөнәсәбәттә булды.
Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, публицист һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Роберт Миңнуллин озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Г. Камал театры каршындагы мәйданда үткәрелгән хушлашу чарасында йөзләрчә кеше катнашты. Шагыйрь Казанның Яңа Татар бистәсендә урнашкан Татар зиратында җирләнде.
Читайте нас: