Коронавируска каршы көрәш буенча РФ оператив штабы русиялеләрне коронавирус буенча хәвефле илләрдән чыгаруны оештырырга кушты. Бу хакта Хөкүмәт сайтында хәбәр ителә. Русия гражданнарын илгә кайтару өчен Оборона министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм президент эшләре идарәсе ресурслары җәлеп ителәчәк. Ватандашларны кайтару бурычы Транспорт министрлыгына йөкләтелде.
Транспорт министрлыгы Украина һәм Русия гражданнарын тимер юл буенча бер тапкыр илгә чыгаруны оештыра: украиннарны - Украинага, русиялеләрне-Русия Федерациясенә җибәрәчәкләр. Русия тимер юллары компаниясе моның өчен 27 мартта Киев -Мәскәү - Киев маршруты буенча махсус поезд рейсы оештыра. Авиаочыш туктатылган Мисыр дәүләтендә калучы гражданнар, белоруссиянең «Белавиа» авиакомпаниясе самолетларында кайтарылачак.
Хәзерге вакытта Башкортстанның 1950 кешесе чит илләрдә кала. Чит илдә калган гражданнарның төгәл исемлеге Транспорт министрлыгы һәм Чит ил эшләре министрлыгы тарафыннан 26 мартта төзелеп бетәчәк. Башкортстан җитәкчелеге, өйләренә кайтырга теләгән барлык якташларыбызның Русия консуллыгына мөрәҗәгать итүләрен сорый.
«Критик вәзгыять килеп туган хәлдә, без ярдәмгә кушылабыз. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Без аларны бюджеттан тыш акчалар хисабына алып кайтырга, кирәк булган очракта, акчалата ярдәм күрсәтергә дә тиеш. Беренче очракта, кешеләрне өйгә кайтарырга кирәк. Моның өчен акча фонды бар», - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, 23 мартта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә.