Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2020, 17:35

"Удаленка"да эшләү рәхәтме?

Русиялеләрнең өчтән бер өлеше өйдә эшләү авырлыгына зарлана. Алар офис җиһазларын һәм техникасын сагына.

Русиялеләрнең өчтән бер өлеше өйдә эшләү авырлыгына зарлана.

Узган атнада HeadHunter үткәргән сораштыру мәгълүматлары буенча, һәр бишенче хезмәткәр, эш бирүченең тәкъдименнән чыгып, офиска йөрүен дәвам итә. Тулаем алганда, өйдә эшләү 31% респондентларның күңеленә хуш килми. Күпләр кирәкле техника булмауга һәм эш бирүчеләрнең аны сатып алу өчен компенсация бирүдән баш тартуына зарлана.

“Удаленка”да эшләүче Русия компанияләренең өчтән бере (31%) үз вазыйфаларын өйләреннән башкару уңайсызлыгы турында уртаклаштылар.

Сораштыру мәгълүматлары буенча, аларны барыннан да бигрәк фатирда туры килми торган җиһаз (язма өстәл булмау, уңайсыз урындык һ.б.) борчый.

Шулай ук начар компьютер яки ноутбук, интернетның түбән тизлеге дә уңайсызлык тудыра.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 80% ы эш бирүченең читтә эшләргә дигән тәкъдимен үти, ә калган 20% ы офиска йөрүен дәвам итә. Аларның 65% ы вазыйфаларның характеры эш урынында булуын таләп итә, дип белдергән, 34% ы өйдә эшсезлек атмосферасы булуга, 28% өйдә гаилә, балалар, көнкүреш мәсьәләләре комачаулавына зарланган.
Читайте нас: