Коронавирус эпидемиясе аркасында республиканың төзелеш базары гастарбайтерларсыз калырга мөмкин.
Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов әйтүенчә, күп застройщиклар квоталар (алар буенча республикага чит ил эшчеләре килә) сатып алган. Әмма якын чит илләрдә чикләр ябылу сәбәпле бу мәсьәлә ачык калган.
Бу җәһәттән илнең кайсыбер төбәкләре хәвефле адымга да бара икән. Ковшов сүзләренчә, Русиянең бер төбәге гастарбайтерларны алып килергә һәм карантин чыгымнарын түләргә ризалашкан. Башкортстан бу адымга барырмы, әллә юкмы икәнлеге билгеле түгел.
Ковшов безгә күпме чит ил эшчеләре кирәклеген дә әйтмәде. Бу санны апрель аенда исәпләргә тиешләр. Шунысын гына ачыклады: гастарбайтерларның күбесе отделка, бизәкләү эшләренә җәлеп ителә.
“Төзелеш эшләренең төп төрләре буенча хәвеф булмаячак”, – диде Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.
Ә инде эшче куллар дефициты килеп туса, аны төзелеш колледжын тәмамлаучылар исәбеннән каплау күзаллана.
Әйткәндәй, узган елның декабрендә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов, республика чит ил гражданнарына бездә эшләүгә рөхсәт бирүне сизелерлек азайтты, дип белдергән иде. Әгәр элек безгә квота буенча берничә мең гастарбайтер килгән булса, хәзер аларның саны – 640-800 тирәсе.