Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2020, 10:10

Иң мөһиме - күпмилләтле Русия халыкларының мәдәниятен һәм телләрен саклау

Конституциягә тәкъдим ителә торган төзәтмәләр турында фикерләр белән таныштырып барырга тырышабыз.

Конституциягә тәкъдим ителә торган төзәтмәләр турында фикерләр белән таныштырып барырга тырышабыз. Чираттагы эксперт, Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Гөлнур Колсарина үз фикерләре белән уртаклашты.
- Владимир Путин хакимияттә булган вакытта, иҗтимагый оешмалар гражданлык җәмгыятенең барлык процессларында да төп һәм тулы канлы катнашучылар була алдылар. Алар дәүләт үсешенә, социаль һәм гуманитар планда төрле проектларны тормышка ашырып, күп балалы гаиләләр, аналар һәм ата-аналар институтын саклап, ярдәм итеп, үсеп килүче буынны Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм рухында тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә безнең өчен иң мөһиме-граждан җәмәгать институтларына һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү, шулай ук күпмилләтле илебезнең мәдәниятен һәм телләрен саклау.
Читайте нас: