Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2020, 23:03

Русиялеләр өчен нәрсә мөһим?

22 апрель - илнең төп документына төзәтмәләр кертү буенча бердәм тавыш бирү көне.

Җәмәгатьчелек фикерләрен өйрәнү бөтенрусия үзәге (ВЦИОМ) РФ Конституциясенә кертеләсе төзәтмәләрнең халык өчен кайсылары нинди урында икәнлеге хакындагы мәгълүматларны китергән.
22 апрельдә Русиядә илнең төп документына кертеләсе төзәтмәләр буенча гомумрусия тавыш бирү үткәреләчәк.
Ватандашларыбызга тәкъдим ителгән төзәтмәләр арасында русиялеләр дәүләтнең медицина хезмәтләндерүен сыйфатлы итүне иң мөһиме дип исәпли (95%). Шулай ук алар балаларны дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше дип тану һәм аларга социаль ярдәм күрсәтүне әһәмиятле дип саный (93%).
Ватандашларыбыз өчен илебезнең уникаль табигый байлыкларын саклау һәм яклау хакындагы төзәтмәләр (92%), адреслы социаль яклау һәм социаль түләүләрнең индексациясе гарантиясе(92%) дә зур мәгънәгә ия. Ел саен пенсияләрнең индексацияләнүе турындагы төзәтмәләр дә шундый ук дәрәҗәдә мөһим (92%).
Читайте нас: