Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2020, 19:15

Уртача пенсия күпме?

Башкортстан буенча уртача пенсияне исәпләп чыгарганнар.

Башкортстан буенча уртача пенсияне исәпләп чыгарганнар.
Яше җитеп хаклы ялга чыгучыларның уртача пенсиясен кушып-бүлеп, исәпләп чыгаргач, аның уртача 15,3 мең сум тәшкил итүе ачыкланган.
Соңгы ун елда хаклы ялдагы кешеләр саны да арткан. 2010елда 855,7 кеше пенсия алса, 2020 елда аларның саны 1 млннан артып киткән, дип белдерә статистлар.
2020 елның башына уртача пенсия 15,3 меңгә җиткән. 2010 елда 7,1 мең булган.
Рәсми мәгълүматлар буенча, һәр бишенче пенсионер эшле, хаклы ялдагыларның 30 проценты эшли булып чыга. Сораштырулардан шундый нәтиҗә ясалган.
Уртачага чыгарылган 15,3 меңгә бүген җан асравы кыен булуы сер түгел. Әмма пенсиясе шул 15 меңгә җитмәгән кешеләр дә байтак...
Пенсия учактагы куз түгел, күршеңдә яшәгән генерал 50 мең алса да, сорап алалмыйсың.
Читайте нас: