Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2020, 18:55

Диспансерлаштыруны туктаталар

Дәваханәләр коронавирус аркасында халыкны диспансерлаштыруны туктаталар.

Дәваханәләр коронавирус аркасында халыкны диспансерлаштыруны туктаталар. Мондый карарны дүшәмбе, 23 март көнне, Русия Хөкүмәте кабул итте. Карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
«Халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралмасын өчен, Русия территориясендә диспансеризация үткәрүне вакытлыча туктатып торырга кирәк», - диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән республикада барлык бассейннар һәм кинотеатрлар ябыла, ә массакүләм чараларда катнашучылар 50 кеше белән чикләнәчәк. Республика Башлыгының 18 мартта гамәлгә кергән Указына төзәтмәләр кертелде. Бу хакта төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә әйтелде.
«Без югары әзерлек статусы турында Указга үзгәрешләр керттек. Чараларга җыелучылар саны 250 дән 50 гә кадәр чикләнә. Республика территориясендә барлык бассейннарны да ябабыз. Регион чигендә ике обсерватор ачарга кирәк. Берсе Татарстан белән, икенчесе Чиләбе өлкәсе белән чиктәш булачак. Шулай ук бүген 14 сәгатьтән барлык кинотеатрларны ябабыз. Бәлки, вәзгыять үсеше барышында, без өстәмә чикләүче чаралар да кертербез. Шуңа күрә республика халкын бу чараларны аңлап кабул итүләрен сорыйм» - дип белдерде Радий Хәбиров.
Читайте нас: