ДДТ төркеменең барлык концертлары да булачак! Рязань, Курск, Воронеж, Чиләбе, Курган, Мәскәү, Уфа, Сочи һәм Санкт-Петербургтагы чыгышлар, вәзгыять үсешенә һәм массакүләм чаралар үткәрүгә бәйле рәвештә, билгеләнгән даталарда, яки без өстәмә рәвештә игълан итәчәк, башка срокларда узачак», - диелә хәбәрдә.
Музыкант билетлар сатып алучыларга алдан ук борчылырга кирәкми - элек сатып алынган билетларның барысы да гамәлдә, дип ассызыклады. Шулай да концерт туры хакында, актуаль мәгълүматны ddt.ru төркеменең ddt-tour.ru сайтында күзәтеп торырга чакырды.
Искәртеп узабыз, республика җитәкчесе Радий Хәбиров алдагы көннәрдә төбәктә массакүләм чаралар чикләнәчәк, дип белдерде.