Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов юлга чыгучыларга ашыгыч кисәтү белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, 16 март кичендә республиканың аерым районнарында кар күпләп явуы көтелә.
"Юлларда күрүнең начараюы көтелә. Сәфәргә чыкканда, максималь сак булыгыз! Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе экипажлары водительләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелде», - дип яза «Фейсбук» та Башавтоинспектор.