Ашыгыч ярдәм станциясе администрациясе сукбай хайваннар проблемасын хәл итүдә ярдәм сорап, Уфа районнары администрацияләре башлыкларына һәм шәһәр мэры Өлфәт Мостафинга мөрәҗәгать итте.
“Хуҗасыз этләрнең медицина хезмәткәрләренә һөҗүм итү очраклары ешая. Хезмәткәрләр медицина ярдәме күрсәтергә чакырылганда этләрдән таланып, үзләренә медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Сукбай хайваннар һөҗүм итү очраклары тиешенчә яктыртылмаган урамнарда, яки бөтенләй яктыртылмаган урамнарда теркәлә.Урамнарның җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмавы, кайбер районнарда урамнар һәм йортлар номерациясе күрсәтелгән табличкалар булмау - боларның барысы да ашыгыч ярдәм бригадасының пациентка барып җитүен кыенлаштыра», - диелә «Ашыгыч ярдәм» хезмәте мөрәҗәгатендә.
Уфада сукбай хайваннар проблемасы кискен тора. "Башинформ" хәбәр иткәнчә, ел саен республиканың медицина учреждениеләренә, хайваннар тешләү сәбәпле, 11-12 мең кеше мөрәҗәгать итә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге сукбай хайваннар һөҗүменә бәйле.
БР ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 150 меңгә якын сукбай песи һәм эт исәпләнә. Ел саен муниципалитетлар 51 мең сукбай хайванны, барыннан да элек, этләрне тота. Бу чарадан башка популяция саны, бигрәк тә азык-төлек калдыклары күп булган эре шәһәрләрдә, контрольдән чыгарга мөмкин. БР ветеринария идарәсендә аңлатуларынча, сукбай этләрнең бер пары елына уртача ун көчек тудыра, ә тагын бер елдан соң алар нәсел китерергә сәләтле, ягъни үрчү геометрик прогресста бара. Димәк, алар кимендә ике тапкырга арта.