Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2020, 14:47

Радий Хәбиров: Фейк таратучы юньсезләрне эзәрлеклиячәкбез

Радий Хәбиров коронавируска бәйле фейк мәгълүматлар таратуны тәнкыйтьләп чыкты.

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров коронавируска бәйле фейк мәгълүматлар таратуны тәнкыйтьләп чыкты.

Идарәче командабызның тыныч, ышанычлы шартларда эшләве һәм җәмгыятьтәге тыныч халәт безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә мин барлык мәгълүмат чараларына, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләргә мөрәҗәгать итәм. Мин коронавирус таралу белән бәйле барлык хәбәрләрне дә оператив рәвештә түкми-чәчми сөйләп барырга вәгъдә бирәм. Миңа калса, бүгенге көндә бу төп мәсьәлә. Шуңа күрә расланган фактлар алу белән без аны халыкка җиткерәчәкбез”, — диде төбәк Башлыгы.

Мәгълүмат тарату өлкәсендә эшләгән һәркемгә Радий Фәрит улы бары тик шәхсән үзе биргән, я оператив штаб, я булмаса Сәламәтлек саклау министрлыгы брифинглары хәбәрләренә таянырга тәкъдим итте.

Фейк хәбәрләр таратучы юньсезләрне эзәрлеклиячәкбез. Аларның максаты төрле булырга мөмкин, шул исәптән иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыру, халык арасында коткы тарату да. Бүгенге көндә безгә тыныч кына үзебез куйган мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшләргә кирәк”, — дип кисәтте Башкортстан Башлыгы.
Читайте нас: