Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2020, 15:20

Шәһәр өмәсе йомгаклары

Уфаны кышкы пычрактан һәм кардан 14 меңнән артык кеше чистартты.

Уфада 14 мартта шәһәр территорияләрен санитар чистарту буенча өмә үткәрелде. Анда 14 275 кеше һәм 546 берәмлек техника катнашты. Шәһәр хакимияте, район муниципалитетлары хезмәткәрләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре җәяүлеләр зоналарын чүп-чардан һәм кардан чистарттылар.
Уфа мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, коммуналь хезмәтләр башкаланың төп магистральләрен һәм эчтәрәк урнашкан урамнарны пычрактан һәм кардан чистартуга аерым игътибар биргән. Мәсәлән, Уфа-Аэропорт трассасын коммуналь хезмәтләрнең 11 бригадасы тәртипкә китергән. Якшәмбе көнне дә әлеге юлда эшләр дәвам итәчәк.
Шәһәрдән бер көн эчендә 4482 кубометр чүп-чар чыгарылган. Уфа-Аэропорт трассасында уткәрелгән эшләрнең сыйфатын, шулай ук ишегалларын чистартуны БР Хөкумәте премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев һәм Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов тикшергән. Башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү тәүлек әйләнәсенә алып барыла.
Читайте нас: