"Федераль пассажир компаниясе"нең Русия, Украина, Молдавия һәм Латвия арасында халыкара поездларының йөрүе, 17 марттан туктатыла. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, халыкара пассажир поездлары махсус күрсәтмәләргә кадәр туктатыла, диелә компаниянең рәсми сайтында.
Поездлар Мәскәү - Кишинев, Мәскәү - Киев, Мәскәү - Одесса, Мәскәү - Николаев, Мәскәү - Львов, Мәскәү - Кривой Рог, Санкт-Петербург - Киев (Санкт-Петербург - Кишинев (Молдавия тимер юллары) һәм Баку - Киев (Әзербайҗан тимер юллары) маршрутлары буенча да хәрәкәт итмәячәк, дип билгеләнә. Шулай ук Русия һәм Латвия арасындагы бәйләнешләр дә туктатыла. Хәрәкәтне яңарту турында өстәмә хәбәр ителәчәк", - диелә рәсми сайтта. Файдаланылмаган юл йөрү документларын гамәлдән чыгарылган поездларга өстәмә түләүләр һәм җыемнар алмыйча гына кире кайтарырга мөмкин булачак. Акчаларны кире кайтару билет сатып алынган дәүләтнең тимер юл кассаларында башкарылачак. Элегрәк Мәскәү - Ницца, Мәскәү - Берлин поездлары, шулай ук Мәскәү - Прага-Мәскәү поездлары туктатылган иде.