Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2020, 22:15

Америкалылар коронавирусны 2015 елда ук булдырганнар

Кытайның Чит илләр эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Чжао Лицзянь белдергәнчә, COVID-19 вирусын Уханьга ЦРУ китергән.

Кытайның Чит илләр эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Чжао Лицзянь белдергәнчә, COVID-19 вирусын Уханьга ЦРУ китергән. АКШтан килгән мәгълүматларны анализлап, дипломат әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Ул Вашингтоның кичекмәстән Пекинга коронавирус буенча, бөтен мәгълүматны бирүне таләп итә. Американың Nature Medicine фәнни журналы 2015 елда ук яңа төр вирус эшләнүе хакында хәбәр иткән булган.
Мәкаләдә Америка галимнәренең төрле хайваннарда коронавирусның гибрид версиясен ясалма рәвештә булдырганнары хакында бәян ителә. Тикшеренүчеләр Кытайдагы ярканатларда табылган SHC014 исемле вируска аерым игътибар иткән. Шуннан соң ярканатларда кеше чирен имитацияләүгә җайлаштырылган химик вирус булдырылган.
2013 елда ук америкалылар, әлеге вирусны кешегә йогу мөмкинлеген өйрәнгәннәр. Алынган мәгълүматлар буенча коронавирусның кешеләргә ярканатлардан ешрак йогу сәләте ачыкланган. Париждагы Пастер институты галиме Саймон Уэйн-Хобсон тикшеренүчеләрнең кеше күзәнәкләрендә «яхшы үсүче» яңа вирус булдыруны билгеләп үтә.
- Әгәр вирус иреккә чыкса, аның траекториясен беркем дә алдан фаразлый алмый, - дип язган булган Нью-Джерси университетында молекуляр биология һәм биохәвефсезлек буенча белгеч Ричард Эбрайт.
- Тикшеренү нәтиҗәләре, бу вирусны потенциаль авыру кузгатучыдан ачык хәвеф тудыручыга әйләндерә, - ди 2013 елда язылган мәкалә автордашы Питер Дашак.
Шулай итеп, биш ел элек язылган мәкаләдә АКШ та кешегә йога һәм көчле респиратор синдромы китереп чыгара торган коронавирусны модификацияләү буенча тикшеренүләр үткәрелүе турында әйтелә. Бу дөнья масштабындагы эпидемияне, нәкъ америкалылар башлауның бер дәлиле. Кытайның Чит илләр эшләре министрлыгының рәсми вәкиле: “Вирус Америка белән Кытай арасындагы сәүдә сугышында, американнарга җиңеп чыгу өчен эшләнде”, -дип чыгыш ясады.
Читайте нас: